Илнең югары уку йортларына 8,5 меңгә якын махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның балалары кергән . Кайбер университетлар аларны билгеләнгән квотадан тыш кабул иткән.
Премьер-министр Михаил Мишустин кичә үзенең урынбасарлары белән оператив киңәшмәдә югары уку йортларына кабул итү кампаниясенә нәтиҗә ясады. Быел бюджет урыннары саны 8,2 меңгә арткан һәм ул 630 меңгә җиткән. Бу санның 37 меңе илнең яңа төбәкләрендә оештырылган, дип ассызыклады хөкүмәт рәисе.
Яңа уку елында вузларга 1,2 миллионнан артык беренче курс студенты кабул ителде, дип сөйләде вице-премьер Дмитрий Чернышенко. Кабул итүнең контроль саннарын бүлү икътисад ихтыяҗлары белән максималь бәйләнгән диде. Ерак һәм якын чит илләрдән Россия вузларына 104 меңнән артык студент килгән, шуларның 25 меңе - хөкүмәт квотасы буенча. Бу, вице-премьер фикеренчә, Россия мәгарифенең ихтыяҗын раслый.
Абитуриентлар арасында информатика һәм исәпләү техникасы, педагогика һәм икътисад, шулай ук юриспруденция һәм менеджмент иң популяр юнәлешләр булган.