«Артек» халыкара конкурслары реестрына сайлап алуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Артек» Халыкара балалар үзәге 2024 елга халыкара конкурслар реестрын формалаштыра.  Анда мәгариф үзәкләре, фондлар һәм коммерциягә карамаган оешмалар үз проектларын  тәкъдим итә ала.

Катнашучылар чит илдә тормышка ашырыла торган һәм рус телен, тарихны, мәдәниятне һәм әдәбиятны алга җибәрүгә юнәлдерелгән конкурсларны  экспертлары каравына тәкъдим итәчәкләр.

Документлар пакетын 2023 елның 10 сентябренә кадәр artek.temp@artek.org электрон почтасы аша җибәрергә мөмкин.

11-21 сентябрьдә документларга техник экспертиза узачак.

Нәтиҗәләр буенча, жюри,  башка ил балаларына  "Артек" ка укырга керергә мөмкин булган проектларны билгели.

Конкурска йомгак 2023 елның 10 ноябренә кадәр ясалачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International