Татарстанда быел 930 ятим баланы торак белән тәэмин итүне планлаштыралар. Хәзерге вакытта 18 яшькә җиткән 2 меңгә якын кеше фатир алуга мохтаҗ. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.
«Федераль программада катнашу узган ел ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 600 торак урын бирергә мөмкинлек бирде», - диде ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында спикер.
Төзекләндерелгән торак биналар Казан, Яр Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Нурлат, Лениногорски һәм Кукмарада, шулай ук Лаеш, Саба һәм Тукай районнарында сатып алынган.