Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары югары уку йортларының әзерлек бүлекләрендә бушлай укый алачак. Боерык проектын Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына әзерләделәр.
"Документ нигезендә әзерлек бүлекләрендә түләүсез уку мөмкинлеге аерым квота чикләрендә вузларга бюджет урыннарына керү хокукы булган гражданнарга биреләчәк", - дип ассызыклана министрлыкның телеграм-каналында.
Боерык мобилизацияләнгән, иреклеләр, аларның балаларына һәм хәрби хезмәткәрләрнең башка категорияләренә кагыла.