Яр Чаллыда "Профессионалитет" үзәге беренче курс укучылары өчен ишекләрне ачты

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

1 сентябрьдә «КАМАЗ» ГАҖ двигательләре заводының «Прогресс» залы базасында «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында Белем көнен бәйрәм итү һәм машина төзелеше юнәлешендәге үзәк ачу тантанасы узды. Тантаналы чара Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү һәм гимннарны башкару тантанасыннан башланды.

Чыгыш ясаучылар студентларны бәйрәм белән  котладылар.  Аларга ихлас теләкләрен җиткерделәр. Тантананы өлкән курс студентлары-активистлары алып барды. Котлауларга «Профессионалитет» амбассадорлары кушылды һәм үз сафларына яңа актив һәм кызыксынучы беренче курс студентларын кабул итәргә әзер булуларын белдерделәр.

Көллият традициясе буенча чыгарылыш курсларының иң яхшы студентлары, Данил Роташев һәм Елизавета Кудряшова - тантаналы рәвештә беренче курсларга символик ачкыч тапшырдылар.

Тантана ахырында двигательләр заводы коллективы балалар өчен иң алдынгы бүлекчәләргә  тематик экскурсияләр оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International