Татарстанда «Взрослые истории детей Донбасса»фотокүргәзмәсе ачылды

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

1 сентябрьдә Яр Чаллыда Донбассның  кечкенә геройлар тарихлары  фотокүргәзмәсе ачылды, алар, үз яшьләренә карамастан, инде күпне кичергәннәр.  Кемдер ятим калган, кемдернәргәдер яшәргә яңадан өйрәнергә туры килә, ә кемдер үз урынын тапты һәм үзе башкаларны коткара башлады. 10 фотография - һәркем үз күзләре белән күрергә тиешле 10 үзәк вакыйга.

Күргәзмә 1 сентябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда (Гидротөзүчеләр ур., 16), ә 20 ноябрьдән 1 мартка кадәр Габдулла Тукай исемендәге яр буенда узачак. Чаллы Россиянең 10 шәһәреннән берсе булды, анда 1 сентябрьгә фотокүргәзмә ачылды. Проект федераль дәрәҗәдә - Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International