Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гариповның яңа уку елы белән котлавы

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Кадерле  балалар, юл хәрәкәтендә катнашучылар!

Яңа уку елы башлана, анда сезне яңа, кызыклы очрашулар, мавыктыргыч вакыйгалар, яңа белемнәр һәм ачышлар көтә. Белемгә юл имин булсын өчен, юлларда йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк, бу тротуардан барганда,  юл аша  чыкканда, транспортта барганда  игътибарлы һәм сак булырга дигән сүз. Юлда йөрү кагыйдәрәен үтәп сез үз тормышыгызны һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын саклыйсыз.

Хөрмәтле әти-әниләр!

Баланы юллардагы куркыныч хәлләрдән саклау һәм аны грамоталы җәяүле, пассажир, велосипедчы, соңыннан  автотранспорт йөртүче итеп үстерү сезнең кулда. Сезнең шәхси мисал- бала өчен үрнәк. Көн саен аның белән юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен кабатлагыз, исегезгә төшерегез, аларны тайпылышсыз үтәү - юлда куркынычсызлык  нигезе ул. Бала белән өйдән мәктәпкә кадәр юл турында сөйләшегез. Яктылык кайтаргыч элементларның файдасы турында сөйләгез һәм аларның киемендә һәрвакыт бу мөһим аксессуар булуын күзәтегез. Һәм балигъ булмаган балаларны йөрткәндә, балаларны тотып тору җайланмаларын кулланырга онытмагыз.

Мин балаларны да, өлкәннәрне дә яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм, сезгә уңышлар һәм имин  юллар телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International