Иртәгә рус теленнән БДИ узачак

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

2023 елның 7 сентябрендә өстәмә чорда рус теле буенча төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе уздырыла.   7 сентябрьдә БДИда 9 сыйныфны тәмамлаган 181 укучы катнашачак, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 4 кеше. Алармахсус әзерләнгән  аерым аудиториядә утырачак, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә артыграк булачак. 

Рус теле буенча БДИ 7 сентябрьдә 7 ПЭ да уздырыла, шуларның 2 се - медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырыла. Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана. Рус теленнән имтихан озынлыгы - 3 сәгать 55 минут (235 минут).

ППЭ аудиторияләрендә офлайн видеокүзәтү оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International