Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы талисманы нинди булачагын һәркем хәл итә ала. 6-15 сентябрьдә талисман.фән.рф сайтында Россия фәне символы өчен ачык тавыш бирү уза. Ике кликта катнашырга мөмкин. Конкурс битендә 1,5 мең эш арасыннан сайлап алынган 40 иң яхшы сурәт тәкъдим ителгән.
Катнашучылар географиясе бөтен Россия буенча. Конкурсның ярымфиналистлары арасында Камчатка крае, Алтай крае, Чиләбе, Киров , Кемерово өлкәләре, Татарстан Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Кырым Республикасы, Оренбург өлкәсе, Мордовия Республикасы, Белгород, Тула, Тверь, Волгоград , Ростов, Мурманск өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы, Мәскәү өлкәсе, Башкортостан Республикасында яшәүчеләр бар . Шулай ук ярымфиналда Донецк Халык Республикасы катнашучысыннан эш килгән. Иң п эшләр Мәскәү һәм Санкт-Петербург халкыннан килгән.
Ачык онлайн-тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алынган биш иң яхшы эш, талисман-җиңүче өчен тавыш бирү өчен комитет әгъзаларына тәкъдим ителәчәк. Җиңүченең эше ноябрьдә "Сириус"да яшь галимнәрнең III конгрессында билгеле булачак.