9-10 сентябрьдә Казанга Александр Пушкин нәселеннән булган Елена Сабурова һәм Светлана Рощина киләчәк. Алар бөек шагыйрьнең өлкән улы Александр линиясе буенча турыдан-туры туганнары. Казаннан тыш, кунаклар Яшел Үзәннең А.С.Пушкин исемендәге лицеенда булачак һәм 1833 елда Пушкин үткән сукмактан узачак. Татарстан башкаласына сәфәр Александр Пушкинның 190 еллыгына, шулай ук Педагог һәм остаз елына багышланган.
9 сентябрьдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашу, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында А.С.Пушкин һәйкәленә чәчәкләр кую, шулай ук Казан Кремленә бару планлаштырыла. Аннары кунаклар Яшел Үзәнгә - А.С.Пушкин исемендәге лицейга барачак, анда лицеистлар, педагоглар, ата-аналар һәм кунаклар белән очрашу узачак.
9 сентябрь кичендә Зөя утрау-шәһәрчегеннән Пушкин сукмагы башлана. 10 сентябрьдә Пушкин нәселе балалары 1833 елда шагыйрь күргән барлык истәлекле урыннарны да караячак.
Шулай ук, бу көннәрдә А.С. Пушкин исемендәге мәгариф оешмаларының «Педагогика А.С. Пушкин: шагыйрь мирасыннан кыйммәт-эшлекле технологиягә» педагогик хезмәткәрләре һәм идарәче кадрлар халыкара форумын үткәрү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Яшел Үзән шәһәрендәге Пушкин исемендәге лицейда.