Татарстан Хөкүмәте 2024-2026 елларга дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларында балаларны карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналар түләвенең уртача күләмен билгеләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган карарына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.
Бәя баланың яшенә, гаиләдә балалар санына һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмасында булу вакытына бәйле булачак.
Өч яшькә кадәрге бала көненә өч сәгать балалар бакчасында торса, ата-аналар аена 780 сум, ә күп балалы гаилә 390 сум түләячәк. Шул ук вакытта өч яшьтән өлкәнрәк бала өчен түләү 705 сум тәшкил итәчәк, күп балалы гаилә өчен - 353 сум. Яследә тугыз сәгать булган өчен 2 020 сум түләргә кирәк булачак, күп балалы гаиләләргә - 1 010 сум, өч яшьтән зуррак балага - 1 920 һәм 960 сум.
"Карар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә дип билгеләргә", - диелә документта.