Мәктәпләрдә «Россия - минем офыклар» профориентация курсының атналык дәресләре башлана

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

7 сентябрьдә барлык Россия мәктәпләрендә "Россия - минем офыклар" профориентация курсының беренче дәресе узачак. Мондый дәресләрдә 6-11 сыйныф укучылары атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә төрле һөнәрләр белән танышачак, Россиянең фән һәм технологияләр өлкәсендәге казанышлары, заманча хезмәт базары, перспективалы һөнәрләр һәм белгечлекләр турында беләчәк. Курс һөнәри ориентациянең (профориентация минимумы) бердәм моделен гамәлгә ашыру кысаларында кертелде.

"Россия - минем офыклар" курсы 34 дәресне үз эченә ала. Шул ук вакытта һәр дәрес төрле яшь төркемнәренә җайлаштырылган.

Беренче дәрестә укучылар кеше тормышында хезмәтнең мөһимлеге, Россия икътисады тармаклары, төрле һөнәрләр өчен кирәкле күнекмәләр турында беләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International