6 сентябрьдә 11 нче сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханының өстәмә чоры башланды.
Имтиханнарны төп чорда дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмәгән һәм аттестатлар алмаган чыгарылыш укучылары бирә ала.
Өстәмә чорда БДИда катнашуга 11 меңнән артык кеше теркәлгән. Аларга мәҗбүри предметларны гына тапшырырга кирәк: рус теле һәм төп дәрәҗәдәге математика. Рус теленнән - 2288, математикадан - 10 724 кеше БДИ бирергә планлаштыра.
Өстәмә чорда БДИ үткәрү өчен имтиханнар уздыруга 339 пункт әзерләнгән, якынча 7,6 мең оештыручы һәм 573 җәмәгать күзәтүчесе җәлеп ителәчәк.