Урта һөнәри белем бирү программалары буенча укытуга быел 3 млн га якын гариза бирелгән, шуларның яртысы - техник юнәлешләргә. Техник белгечлекләр буенча бюджет белеменә уртача конкурс бер урынга 2,9 кеше тәшкил итә. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова хезмәт базарында барлыкка килә торган хәлгә җавап бирү өчен ведомствоара эш төркеме утырышында сөйләде, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте рәсми сайтында.
Урта һөнәри белем бирү ( СПО) системасы быел 800,3 меңнән артык студент укытып чыгарды. Аларның 275 меңе эшкә урнаштырылган, 193,8 меңенең эшкә урнашу урыны билгеләнгән, ә 98,3 меңе укуны дәвам итәргә планлаштыра.