Сергей Кравцов: Хезмәткә мәхәббәтне мәктәп эскәмиясеннән тәрбияләү бик мөһим

2023 елның 8 сентябре, җомга

Гадәти булмаган картинаны 55 нче Ставрополь мәктәбендә күзәтергә мөмкин иде. Сыйныф бүлмәләренең берсендә РФ мәгариф министры Сергей Кравцов кулына чүпрәк алды, такта янына килде һәм анда язылган  язуны сөртә башлады. Аннан соң аңа башка рәсми затлар да кушылды.

- Хезмәткә мәхәббәтне  мәктәп эскәмиясеннән тәрбияләү бик мөһим . Шул исәптән совет системасында булган традицияләрне торгызу мөһим. Әлбәттә, монда бернинди арттырып җибәрүләр булырга тиеш түгел, - диде Сергей Кравцов.

Шулай ук, Ставропольдә Сергей Кравцов "Память священна"Бөтенроссия педагогика форумының пленар утырышында катнашты. Анда катнашучылар балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәте юнәлешләре турында сөйләде. Алар арасында – куркынычсыз мәгълүмати мохит булдыру, гаилә институтын ныгыту, рухи кыйммәтләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International