Татарстан югары уку йортларында укучыларның өчтән бере - Кытайдан килгән студентлар

2023 елның 8 сентябре, җомга

Татарстан югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары саны буенча Кытай өченче урында. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов «РОСТКИ» форумы кысаларында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Поминов билгеләп үткәнчә, 2022-2023 уку елы мәгълүматлары буенча, республикада 1896 кытай студенты белем алган.

"Кытайдан килгән  студентлары саны буенча КФУ беренче урында тора, икенче урында - Казан дәүләт консерваториясе, аннары КНИТУ-КАИ һәм КНИТУ-КХТИ бара", - диде спикер.
 Гомумән алганда, Татарстанда чит ил студентларының саны узган уку елы ахырына 21 мең кешегә җиткән. Аларның күбесе КФУда укыган, дип билгеләде ул.

"Бу уку елы буенча цифрлар 1 октябрьдән соң билгеле булачак. Алар якынча быел да шундый ук булыр дип уйлыйм ", - дип ачыклык кертте мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International