Татарстанда 30 сентябрьгә кадәр "Киләчәк коды" проектын программалаштыруның бушлай курсларына көллият югары сыйныф укучыларыннан һәм студентларыннан гаризалар кабул ителә башлады.
Язылу өчен онлайн һәм офлайн форматларда 200 дән артык курс була. Татарстанда өстәмә белем бирү мәктәпләре һәм оешмалары базасында 272 мәйданчык ачылды. Мәйданчыкларның адресларын Дәүләт хезмәтләре порталында проект битендә урнаштырылган интерактив картада ачыкларга мөмкин.
Укулар 144 академик сәгать дәвам итә. Гаризалар дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә. Йомгаклау сынауларын уңышлы үткәннән соң курсантлар курсны тәмамлау турында сертификат алачак.
Түләүсез укыту «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин . Беренче җыелган курс кысаларында әйдәп баручы IT-компанияләрдән һәм югары уку йортларыннан 7400 дән артык бала белем ала. Яңа укучылар җыю 2023 елның июлендә старт алды, курсларга бөтен илдән 140 меңнән артык укучы керә алачак.