«Глаголица» Халыкара балалар премиясенә эшләр кабул итү тәмамлана

2023 елның 8 сентябре, җомга

11 сентябрьдә 23:59 да "Глаголица" Халыкара бәйсез балалар әдәби премиясенә эшләр кабул итү тәмамлана. Конкурста катнашуга яшь язучылар, шагыйрьләр, журналистлар һәм тәрҗемәчеләр чакырыла.

Шартлары: яшьләре 10-17, теле – русча , татарча. Номинацияләр: проза, поэзия, неформат (комикслар, пьесалар, фанфиклар һ.б.), инглиз теленнән рус теленә тәрҗемә һәм эссе.
Россиядән читтә яшәгән  балалар өчен аерым номинация - "Мультилингвы".

Элек бер җирдә дә басылмаган әсәрләр кабул ителә. Әгәр күләме 20000 билгеләрдән артып китсә, өзек җибәрергә мөмкин (https://www.glagolitsa-rt.ru/rules/)    Теркәлү www.glagolitsa-rt.ru сайтында

Оештыру комитеты (843) 5610612, glagolitsa-rt@yandex.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International