Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) укытучылар өчен методик тәкъдимнәр бастыруны башлады, алар 2023 елгы БДИ катнашучыларының типик хаталарын анализлау нигезендә әзерләнгән. Хәзерге вакытта сайтта рус теле, математика, физика, химия, тарих, география, җәмгыять белеме һәм әдәбияты буенча тәкъдимнәр урнаштырылган.
Аларда 2023 елгы БДИ нәтиҗәләренә анализ ясалган, биремнәрне үтәгәндә типик хаталар ачыкланган. Шулай ук, сайтта 2024 елгы БДИның контроль үлчәү материалларында планлаштырылган үзгәрешләрнең аңлатмалары басылып чыкты. Башка фәннәр буенча методик тәкъдимнәр якын арада урнаштырылачак.
Әлеге эш, укытучыларга, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнүдә методик ярдәм күрсәтү өчен, БДИ сынау кампаниясе тәмамлангач, ел саен уздырыла, дип ачыклык кертә Рособрнадзор матбугат хезмәте.