Бердәм дәреслек файдагамы, зыянгамы?

2013 елның 6 сентябре, җомга
Яңа уку елы башланды. Мәктәпкә йөрү, дәресләрне үзләштерү, өйгә бирелгән эшләрне башкару мәшәкатьләре өстәлде. Ә менә укучыларга нинди дәреслекләр буенча белем бирергә? Элеккеге елларда илдә барысы да бер дәреслекләрдән укыды, ә хәзер исә мондый таләп юк, мәктәп, укытучы ата-аналар белән берлектә дәреслекләрне үзе сайлап укыта ала. Мәскәү төбәкләрдә тарих дәресләренең төрлечә укытылуы белән риза түгел, бердәм дәреслек булырга тиеш дигәнне алга сөрә. Россиянең Иҗтимагый палатасы, РФ мәдәният министры Владимир Мединский тәкъдиме белән, рус әдәбиятының да яңа концепциясен булдыруга керешкән дигән мәгълүматлар бар. Бу җәмгыятьтә зур бәхәс куптарды. Ә сез ничек уйлыйсыз? Совет заманындагы кебек бердәм дәреслекләрдән белем алу дөресме, әллә сайлау мөмкинлеге булганда уңайлыракмы?

Мөдәррис ВӘЛИЕВ, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты җитәкчесе:

– Сайлап алу мөмкин­леген булдыру һәр өлкә өчен дә яхшы дип саныйм. Автомобиль сатып алганда төрлесенә утырып карап, сыныйсың, ошаганын сай­лыйсың бит. Ипинең дә төрлесе бар: агы, карасы – кайсысы тәмлерәк, йомшаг­рак, шуны сатып алабыз. Китап, дәреслекләр белән дә шул ук хәл. Элек бер китап белән барысы да укый иде. Әле дә 20 ел буе бер дәреслектән, дәрес планын үзгәртмичә бер калыпка салынган көенчә белем бирү­че мөгаллимнәр бар. Ләкин заман үзгәрде, динамика башка. Укытучылар, мәктәп­ләр нинди дә­реслек отышлырак, уңыш­лырак – шуны сайласын. Яңа буын дәрес­лекләре баланы фи­керләр­гә, үзаңны эшкә җи­гәргә өйрәтә. Укытучы бу очракта юнәлеш бирүче бу­лырга тиеш. Заман белән бергә атлаган мөгаллим яңадан-яңа, бү­генге тормыш таләпләре­нә туры кил­гән китаплар сайларга тиеш дип уйлыйм. Моннан куркырга ки­рәк­ми. Дә­рес­лекләр методика белән генә аерыла, укыту программасы үзгәр­ми бит. Минимум программасы бар, барысы да бе­лер­гә тиеш булган белем базасы расланган, алар укытыла. Әгәр дә, мәсәлән, бер мәк­тәптә әдәби әсәр­ләрне укып, икен­челәре аны белми кал­са, бусы начар. Башкортстанда татар әдәбия­тының күп кенә клас­сиклары дәрес­леккә керми кала, аның урынына җирле әдип­ләр өйрә­нелә. Менә монысын дөрес дип санамыйм.

Эльза НӘБИУЛЛИНА, Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернат укытучысы:
– Мин үзем татар, инглиз, төрек телләрен укытам. Сыйфатлы, кызыклы китаплар никадәр күбрәк, шулкадәр отышлы. Дәрес­лек ул – укытучыга ярдәм­че, белем бирүдә өстәмә әсбап дип саныйм. Авторлар теманы үзләштерүдә үз­­ләренең методикасын тәкъдим итә. Мин төрлесен сынап карыйм, иң отышлысы белән эшлим. Татар те­леннән дә дәреслекләр төр­ле-төрле, ләкин алар барыбер эчтәлеге, бизәле­ше ягыннан аксый. Инглиз теле өчен дәреслекләрне Оксфордтан яздыртып ала­быз. Төрек теле дәрес­лек­ләреннән дә канәгать­без. Миңа да, балаларга да ошый. Нинди китаплар, дә­реслекләр буенча укытуны ата-аналар белән бергә хәл итәбез. Балалар укысын, ошасын, белем эстә­сен генә дип телиләр. Дәрес­лекләрнең төрлелеге уку-укыту процессын җанлан­дыра. Менә татар теле, әдәбияты буенча кимендә 10 төрле дәреслек, методика булсын иде ул, куаныр гына идем!

Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА, Казан шәһәре Телләр, иҗтимагый оешмалар белән мөнәсәбәтләр бүлеге белгече:
– Мин үз вакытында Казанның 17 нче татар гим­назиясендә Макаров сис­темасы белән математика укыттым. Аңа кадәр миңа шул ук методика буенча укытучым белем бирде. Ул вакытта бик үзен­чәлекле алым иде ул. Хәзер төрлесе бар. Математиканы Петерсон дәреслекләре буенча үзләштерәләр. Мин үзем моның начар ягын күрмим. Гади авылда укып, 10-11 нче сыйныфларны Казан мәктәбендә тәмам­ладым. Башкалада башка китап­лардан укыйлар иде, ләкин авырлык сизмәдем, алар белгәнне мин дә белә идем. Олимпиадада җиңү дә авыр булмады. Уку да, укыту да – ул иҗади процесс. Экспериментлар булырга тиеш дип саныйм.
Кызым 4 нче сыйныфка күчте, федераль стандартларга нигезләнеп язылган яңа дәреслекләр буенча укый башладылар. Математикага әлегә бер дәгъ­вам да юк. Ләкин рус теле, табигатьне өйрәнү дәрес­лекләрендә рус мәдәния­тенә өстенлек бирелә, чиркәү, монастырь тарихлары, русларга кагылышлы тарихи урыннар тасвирлана. Өстәмә иҗади эш бирелгәндә без Казан тарихы, мәчетләр турында укыйбыз, язабыз.

Лилия ЗӘЙНЕТДИНОВА, ике бала анасы:
– Без укыган чакта китаплар сайлау юк иде, барысы да бертөрле китаптан белем алды. Бер яктан, мин бер китаптан гына укуны узган көн дип кабул итәм. Яңа сыйфатлы, эчтә­лекле китапларны сайларга мөмкинлек бар икән, бик яхшы. Ләкин кайсысы яхшы, кайсысы начар икә­нен ничек белергә? Уку елы уртасында китап алмаштырып булмый. Әйе, дәреслекләр РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана, мөһер сугыла, лә­кин тузга язмаган дәрес­лекләрнең мисаллары бе­лән Интернет тулды. Кем ничек тели, дәреслекләрне шулай яза. Элек моңа җит­дирәк караганнар дигән нәтиҗәгә килдем. Аннары балаларның төрле китап­лардан укуы олимпиадаларда катнашканда да си­зелә. Быел лицейга кердек, сынау имтиханнарын уз­ган­да балаларның төрле китаптан белем алганы нык сизелде. Кемдер бер теманы узган, ә кемдер белми булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International