Сергей Кравцов: Педагогларның хезмәт шартларына зур игътибар бирергә кирәк

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Укытучылар өчен уңайлы эш шартлары тудыру эшенә төбәк хакимиятләре активрак кушылырга тиеш. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Краснодар крае укытучылары беәян Сочида узган   очрашуда белдерде. Министр аларга яңа уку елында мәгариф системасын үстерүнең төп юнәлешләре турында сөйләде һәм педагогларның хезмәт шартларын яхшырту федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә өстенлекле бурычларның берсе булып кала бирә, дип искәртте.

Сергей Кравцов, Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев һәм Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев,  "Мәгариф" илкүләм  проекты кысаларында ачылган 65 нче мәктәпнең яңа корпусын да карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International