Татарстан башкаласында шагыйрь Александр Пушкинның Казанда булуының 190 еллыгына аның варислары Елена Сабурова һәм Светлана Рощина М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы рус классигы һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Чара А.С. Пушкин исемендәге мәгариф оешмаларының «Педагогика А.С. Пушкина: от наследия поэта к ценностно-деятельностной технологии» педагогик хезмәткәрләре һәм идарәче кадрлар халыкара форумы кысаларында узды. Атаклы бабалары кебек, алар Казанда ике көн һәм 5 сәгать булачак. Республика җитәкчелеге, ТР Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе һәм Яшел Үзән районы башкарма комитеты ярдәмендә «А.С.Пушкин исемендәге мәгариф оешмалары берлеге һәм педагоглар» ассоциациясе төзелде. Ике көн эчендә кунаклар шагыйрь 1833 елда булган барлык истәлекле урыннарга һәм Яшел Үзәндә А.С.Пушкин исемендәге лицейга барачак.
Елена Сабурова үзенең алтынчы буын бөек шагыйрь нәселеннән булуы турында сөйләде. Елена Мәскәүдә яши һәм Мәскәүнең үзәкләштерелгән китапханә системасында эшли.