Хөкүмәт 2026 елга Татарстан балалар лагерьларында ял итүгә чыгымнарны раслады

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда 2024-2026 елларда балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыруга норматив чыгымнар расланды. Бу хакта ТР Хөкүмәте карарында әйтелә.

Шулай итеп, шәһәр янындагы  ял лагеренда  тәүлегенә бер койка-урын өчен 1132,27 сум дип бәяләнә, профильле смена һәм төрле тематик юнәлештәге смена - 1102,44 сум, палатка тибындагы лагерьда - 1407,27, санатор-курорт оешмаларында - 1563 сум.  Югары уку йортлары студентларына  физкультура-сәламәтләндерү чаралары  өчен чыгымнар азрак - 227,78 сум, ә барыннан да кыйммәтрәк булып Кара диңгез яр буендагы шәһәр яны лагерьларында профильле һәм башка сменалар - тәүлегенә бер койка-урын өчен 2616,79 сум тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International