Бу хакта Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
«Бу кадетларны нәтиҗәлерәк өйрәтүгә яңа адым булачак, безнең район территориясендә республика һәм федераль дәрәҗәдәге зур ярышлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Афанасьев.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кадетларын әзерләү буенча уку үзәге булдыру идеясен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады.
Комплекс үз эченә туризм һәм альпинизм буенча шөгыльләнү өчен канат шәһәрчеген, физик культура сыйныфын ала. Анда махсуслаштырылган янгын сүндерү-коткару полосасы, янгын автоцистернасын хәрби җәелдерү мәйданчыгы, шулай ук янгын сүндерү хезмәтен алып бару өчен уку бүлмәсе барлыкка киләчәк.
Искәртеп узабыз, бүген кадет мәктәбендә 581 кеше укый. Мәктәптә робот техникасы, физик әзерлек буенча өстәмә дәресләр алып барыла.