Түбән Камада урта мәктәп базасында энергитека юнәлешле класс ачылды

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

7 сентябрьдә Түбән Камада энергетика юнәлешендәге классны ачу тантанасы булды. Энергокласс Түбән Кама шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм анда  8 нче сыйныф базасында 28 укучыга  исәпләнгән группа ачылды.

Тантаналы чарада мәртәбәле кунаклар катнашты. Болар - ТР НМР башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов, Түбән Кама муниципаль районы мәгариф үзәге директоры Резеда Джалолова, “Сетевая компания” АҖ генераль директорының персонал буенча урынбасары Всеволод Семенюк, “Түбән Кама электр челтәрләре” филиалы директоры Алмаз Галимов, Казан дәүләт энергетика университеты предприятиеләренең электр җиһазлары һәм электр хуҗалыгы кафедрасы мөдире Рамил Гыйбадуллин һәм Е.Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте директоры, шәһәр Советы депутаты Татьяна Куприянова һәм  энергетика, төзелеш, мәгариф өлкәсе ветераннары.

Проектны гамәлгә ашыруда «Түбән Кама электр челтәрләре», Түбән Кама шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Е.Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте, Казан дәүләт энергетика университеты катнаша.

Профильле сыйныф урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф базасында оештырылды. Программа 2 елга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International