6-7 сентябрьдә Ярославльдә «ПроеКТОрия» Бөтенроссия һөнәри ориентация форумы узды. Форумда 89 төбәктән 500дән артык укучы һәм 2000 педагог һәм остаз дистанцион рәвештә катнашты. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, форум үз проектларын гамәлгә ашыручы мәктәп укучылары өчен мәйданчык булды. Форум Россия президенты күрсәтмәсе буенча 2013 елдан бирле уздырыла.
«ПроеКТОриЯ» проектында катнашучылар быел үз инициативаларын 12 юнәлештә тәкъдир иттеләр
Аларның иң яхшылары Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең "Беренчеләр хәрәкәте" проект портфеленә эләгәчәк һәм 2024 елда гамәлгә ашырылачак.
Безнең делегация составына Казан, Минзәлә, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районыннан укучылар кергән.
Балалар конкурстан бүләкләр алып кайттылар.