Уку елының беренче атнасында кулланучылар цифрлы белем бирү контенты китапханәсенә 450 мең тапкыр мөрәҗәгать иткән

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Уку елы башыннан алып Россия мәктәпләренең педагоглары һәм укучылары цифрлы белем бирү контенты китапханәсе материалларыннан 450 мең тапкыр   файдаланган . Электрон белем бирү ресурсына  структуралаштырылган һәм верификацияләнгән контент: аудио- һәм видеоматериаллар, текстлар, графика һәм мультимедиа керә. Цифрлы белем бирү контенты китапханәсендә федераль дәүләт белем бирү стандартлары, федераль белем бирү программалары һәм универсаль тематик классификатор нигезендә әзерләнгән барлык предметлар һәм мәктәп программасы темалары буенча материаллар бар. Барлык дәресләр дә мәгълүмат куркынычсызлыгына карата таләпләр һәм эчтәлеккә экспертиза уза.

Әлеге ресурс укытучыларга дәрескә әзерләнү вакытын кыскартырга, эш программалары һәм тематик планлаштыруны эшләргә, дәресләрне интерактив һәм кызыклырак итәргә, ә укучыларга мәктәп программасы темалары буенча үз белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International