«Кайнар йөрәк» инициативасы кысаларында бүләкләүгә тәкъдимнәр кабул ителә башлады

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы оештыру комитеты 2024 елда бүләкләүгә тәкъдимнәр кабул итә. Гаризаны проект сайтында 2023 елның 1 декабренә кадәр бирергә мөмкин. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза. Бүләкләүгә 23 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр, шулай ук балалар һәм яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре тәкъдим ителергә мөмкин.

Фото- һәм видеоматериаллар, «Кайнар йөрәк» дигән мактаулы китапның электрон версияләре, бүләкләүгә электрон тәкъдим итү  һәм башка кирәкле документлар инициативаның рәсми сайтында урнаштырылган. Бүләкләүгә тәкъдимнәр электрон рәвештә инициативаның рәсми сайтында кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International