Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашуга теркәлү ачылды

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

2024 елда Бөтендөнья яшьләр фестивале Россиядән,  якын һәм ерак чит илләрдән 20 меңнән артык яшь лидерны берләштерәчәк. Фестиваль 1 марттан 7 мартка кадәр "Сириус" федераль территориясендә узачак, ә аннары атна дәвамында чит ил катнашучылары Россиянең төрле шәһәрләренә барачак.

Фестивальдә катнашуга гаризаларны бирү рәсми сайтта ачылды.

Бөтендөнья яшьләр фестивалендә бизнес, медиа, мәгариф, фән, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйрия, спорт, төрле тормыш өлкәләрендә лидерлар катнаша, шул исәптән 10 мең катнашучы чит илдән. Фестиваль хәрәкәте тарихында беренче тапкыр 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кешеләр генә түгел, ә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр - Россиядән 500 һәм чит илдән 500 кеше катнашу мөмкинлеге алачак. Фестивальне оештыруда һәм уздыруда Россиянең барлык төбәкләреннән 5 мең волонтер җәлеп ителәчәк, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән 250 кеше.

Үткәрү көннәре: 2024 елның 1-7 марты.

Үткәрү урыны: «Сириус» федераль территориясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International