"Яндекс Лицей" бу елның көзеннән онлайн-укыту башлап җибәрәчәк һәм белем бирү программалары линейкасын киңәйтәчәк. Хәзер алар буенча өлкән сыйныф укучылары гына түгел, 1-2 нче курс студентлары да укый алачак. Уку "Цифрлы икътисад" илкүләм проекты нигезендә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр иттеләр "Яндекс" компаниясе матбугат хезмәтендә.
Яңалыклар Россиянең барлык төбәкләрендәге яшүсмерләргә веб- һәм бэкенд-эшләнмәләр өлкәсендә кирәкле күнекмәләр үзләштерергә, видеоуеннар һәм мәгълүматлар анализы булдырырга, шулай ук һөнәрдә беренче адымнарны ясарга мөмкинлек бирәчәк. Уку бушлай, курсларга туплау сентябрь ахырына кадәр.
«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты икътисадта һәм социаль өлкәдә цифрлы технологияләрне тизләтелгән кертүгә, югары технологияле бизнес өчен шартлар тудыруга, глобаль базарда илнең конкурентлык сәләтен арттыруга, милли иминлекне ныгытуга һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.