"Цифрлы диктант" акциясе Россиянең барлык төбәкләрендә узачак

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

29 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр «Цифрлы диктант» бөтенроссия акциясе узачак.  ЦифровойДиктант.рф платформасында РФнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр катнаша алачак.

Акциянең оештыручылары Россия электрон  коммуникацияләр ассоциациясе, (РАЭК), "Цифрлы икътисад" коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм Халык фронты (НФ) Россия цифрлар министрлыгы ярдәмендә. Акциянең генераль партнеры - "Авито".

Диктант төрле яшьтәге кешеләрне исәпкә алып эшләнгән тестлардан тора: балалар (7-13 яшь), яшүсмерләр (14-17 яшь), олылар (18-59 яшь) һәм  өлкән яшьтәге (60 яшь һәм өлкәнрәк) кешеләр өчен. Акция тәмамланганнан соң икенче көнне, 16 октябрьдә, проект сайтында барлык катнашучылар да хаталар өстендә эшли алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International