Яшел Үзән районының 1нче лицее базасында «Кванториум» балалар технопаркы ачылды, ул «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында төзелгән.
Технопаркта укучылар инженер-техник юнәлешләр буенча күнекмәләр үзләштерәчәк. Аларның дәреслек картинкасында яки компьютер мониторында заманча технологияләр күрү генә түгел, ә аларны гамәлдә куллану мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк.
Тэги: национальный проект