"Тоталь диктант - 2024" текстының авторы язучы, журналист, "Зур китап" премиясе лауреаты Анна Матвеева була.
Аның сүзләренчә, акциядә катнашучылар 20 апрельдә язачак текст көндәлекләргә багышланачак. «Тотальный диктанта» Филология советы рәисе Владимир Пахомов билгеләп үткәнчә, диктант текстыннан катнашучылар көндәлекнең жанр буларак тарихы, кызыклы тарихи шәхесләр, шулай ук атаклы көндәлек авторлары турында беләчәкләр.