Югары уку йортлары киберспорттагы уңышлар өчен балл өсти

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Россия югары уку йортлары киберспортта уңышларга ирешкән абитуриентларга  укырга кергәндә өстәмә баллар исәпләүне куллана башлады. Бу хакта Көнчыгыш икътисади форумда Россиянең компьютер спорты федерациясе президенты Дмитрий Смит сөйләде.

Аның сүзләренчә, күп кенә университетлар кибердисциплиналарда спорт разрядлары булганнарга БДИга баллар өсти. Моннан тыш, югары уку йортлары махсуслаштырылган мәйданчыклар булдыра һәм киберспорт буенча тренерлар җыя.

Әгәр элегрәк студентлар командалары гади компьютер сыйныфларында шөгыльләнсә, хәзер моның өчен аерым аудиторияләр кулланыла. Смит сүзләренчә, федерация белән 400 гә якын вуз хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International