Шул ук вакытта респондентларның 44% үз профиле буенча гына эшләргә кирәк дип ышана һәм хәзер аларга эш бирүчене табу җиңелрәк. "Стажировка һәм практика" сервисы "Россия эше" порталында эшли башлады, студентлар аның ярдәмендә практика узу өчен урын таба һәм килешү төзи алачак. "Бердәм базада бөтен илдән стажировкалар турында тәкъдимнәр берләшә", - дип хәбәр итте РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков. Ул билгеләп үткәнчә, беренче компанияләр порталга тоташкан инде.
Кануннар, 18 ел тулган хезмәткәрләрне яллаганда кайбер чикләүләрне юкка чыгара. Әмма аларны эшкә урнаштыру тирәсендә мифлар әле һаман да саклана. Мисал өчен, хәрби бүлекләр студентларын эшкә алырга ярамый дип санала. "Көндезге уку формасы студентларына укуны эш белән бергә алып барырга рөхсәт ителә", - дип аңлаттылар Росхезмәттә. Шул ук вакытта алар өчен атнага 40 сәгать эш вакыты билгеләнгән. Кыскартылган атна балигъ булмаган студентлар өчен генә билгеләнә, ягъни, нигездә, беренче курс укучылары өчен.