13 сентябрь көнне Кичкетаң һәм Көчек мәктәпләре базасында “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында табигый-фәнни һәм технологик юнәлешендәге “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре ачылачак.“Үсеш ноктасы” үзәге гомуммәдәни кыйммәтләрне, цифрлы грамоталылыкны, шахмат белемен, проект эшчәнлеген, балаларның һәм педагогларның иҗади социаль мөмкинлекләрен үстерү өчен мөһим.
Үзәктә "Биология", "Химия", "Физика" һәм "Технология" предметлары буенча гомуми белем бирү программаларын гына түгел, ә робот техникасы, шахмат белеме һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча өстәмә белем бирү программаларын да гамәлгә ашыру планлаштырыла.