Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2024 елга максатларны һәм бурычларны гавами формалаштыруга керешү турында игълан итә

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Белгечләр составына министрлыктан социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар, һөнәри һәм академик берләшмәләр вәкилләреннән 15 кеше керә.

Ел ахырына кадәр экспертлар республика халкы белән берлектә киләсе елга министрлык эшенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәк. Кергән тәкъдимнәр Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак һәм ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылачак. Татарстанлылар тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә алачак.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр сайлап алыначак. Алга таба ведомство эшенең киләсе елга биштән алып җидегә  кадәр өстенлекләре билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International