Форум кунаклары арасында Истанбул, Ашхабад, Брест, Могилев исемендәге мәгариф оешмалары директорлары да бар. Моннан тыш, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Курск, Новосибирск, Владикавказ, Архангельск, Ярославльдән кунаклар көтелә.
Анда А. С. Пушкин исемендәге мәгариф оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре, бөек шагыйрь А. С. Пушкинның нәсел дәвамчылары, мәгариф сәясәте өлкәсендәге экспертлар, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, рус теле һәм әдәбияты , тарих, җәмгыять белеме укытучылары һәм башкалар чакырылган.