11 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр «Казан шәһәренең ЦССУ» ДБУ «Расправь крылья» максатчан һөнәри белем бирү үзәге белән берлектә ятим балаларны торакка хокукны гамәлгә ашыру өлкәсендә хокукый агарту буенча семинар-практикум үткәрә. «Чиксез хокук» семинары Татарстанның социаль өлкә белгечләре һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен эшләнгән.
Семинарны «Расправь крылья» максатчан программа коммерцияле булмаган автоном оешма директоры үткәрә. Чакырылган экспертлар арасында - Смоленск өлкәсендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, Смоленск өлкәсендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы кеше хокуклары буенча эксперт советы әгъзасы Александр Паневин бар.
Семинарда катнашу өчен Татарстанның 20 районыннан ятим балалар, интернаттан соң ярдәм итүче хезмәткәрләр, опекуннар һәм попечительләр, шулай ук опека һәм попечительлек органнары белгечләре чакырылган.
Семинар интерактив уеннар, тренинглар һәм кейсларны тикшерү ярдәмендә уза.