Казанда уку елында 19 мәктәптә ашханәләрне яңарттылар

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

 Яңа уку елына Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 19 мәктәптә ашханәләрне реконструкцияләде. Аларның берсендә,  РФ Герое майор С.А.Ашихмин исемендәге 130 нчы мәктәптә Казан мэры Илсур Метшин булды.  Химиклар урамындагы уку йорты ике корпуска бүленгән, алар 1972 һәм 1988 елларда төзелгән. Бүген биредә 1,1 меңнән артык бала белем ала. Мәктәптә 50дән артык укытучы эшли.

Илсур Метшин пешекчеләр белән аралашты һәм укучыларга бүген нинди меню тәкъдим ителүе белән кызыксынды. Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина ашханәдә тукланучы өлкән сыйныф укучыларының  үзләре теләгән ризыкны сайлау мөмкинлеге барлыгын әйтте. Аларга ит, балык, кош һәм төрле гарнирлар тәкъдим ителә.

Шулай ук, яңа  "Салат-бар" системасы кулланыла. Аның ярдәмендә мәктәп укучылары яшелчә салатлары өчен ингредиентларны мөстәкыйль сайлый ала. Балалар үз  теләкләре буенча сайлый, ә  аллергия булган продуктларны кертми. Яшелчәләр һәм өстәмә ингредиентлар ассортименты даими рәвештә яңартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International