16 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Казанда «Игры Первых» фиджитал-турниры узачак. Вакыйгада бөтен Россиядән ссуз укучылары һәм студентлары катнашачак, дип хәбәр итә ТР башкаласы мэриясе.
Чарага теркәлү 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Турнирга кушылыр өчен теркәлү узарга, анкетаны видео һәм портфолио итеп җибәрергә, биремнәрне үтәргә кирәк. Командада катнашучылар үзләре турында сөйләргә һәм аларның ни өчен катнашырга теләүләрен аңлатырга тиеш.