Казан мэры әтисе махсус хәрби операциядә булган н укучыны туган көне белән котлады

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан мэры Илсур Метшин РФ Герое майор С.А.Ашихмин исемендәге 130 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы туган көне белән котлады,  иртәгә Альбертка 13 яшь тула. Шәһәр башлыгына малайның олы абыйсы, хәзерге  вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче әтисе исеменнән энекәшен котлауны сорап мөрәҗәгать иткән. 14 яшьлек Тимур энесе Альберт белән бер мәктәптә укый.

Илсур Метшин үтенечне кире каемыйча  бүген мәктәпкә килде. Фойеда шәһәр башлыгын Тимур үзе каршы алды һәм алар бергәләшеп Альберт укый торган класска  үттеләр.  Альберт өчен  мэрның котлавы  сюрприз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International