Шәһәр Советы депутатлары "Школьное питание"дә булдылар

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

"Мәктәп туклануы" Чаллы комбинаты шәһәрнең белем бирү учреждениеләрен - мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын ризык  белән тәэмин итә,  алар бары тик табигый продуктлар гына кулланалар. Комбинат шәһәрдән тыш,  Зәй районы балаларын  да ашата - барлыгы 110 меңнән артык бала. Бүген шәһәр Советы депутатлары һәм "Мәрхәмәт-шәфкатьлелек" хатын-кызлар берләшмәсе предприятиенең  эше белән танышты.  Барлык ашамлыклар да  технологик карталарга нигезләнеп әзерләнә. Суыткычта махсус билгеләнгән урында һәр азык-төлек продукциясе буенча маркировкаланган савытларда тәүлеклек пробалар саклана.

Мәктәпләрдә туклану буенча мәгълүмат стендларында: балаларның барлык яшь төркемнәре өчен көндәлек меню, унике көнлек меню, ата-аналар җәмәгатьчелегенең туклану оешмасын контрольдә тоту графигы, сәламәт туклануны оештыру буенча тәкъдимнәр язылган .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International