Яр Чаллыда беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм узды

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

 Яр Чаллының ярдәм итү үзәге "Мәктәп еллары шулай башлана..."  дигән бәйрәм әзерләде. Чарада Яр Чаллы, Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Актаныш районнарыың  балаларны  гаиләгә алучы гаиләләрнең  беренче сыйныфка баручы балалары  катнашты.

Яшь катнашучылар белемнәр илендә мавыктыргыч маҗараларда булдылар, анда аларны кызыклы, төрле конкурслар һәм биремнәр көтә иде. Балалар табышмаклар, ребуслар, экспресс-викториналар чиштеләр, танылган мультфильм геройларын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International