Педагог һәм остаз елында Бөтенроссия ачык дәресләре яңартылган форматта үткәреләчәк. Тыңлаучылар төрле уку дисциплиналары белән танышачак, аларның тарихы һәм һәрьяклап сыйфатлы белем алуның әһәмияте турында беләчәкләр.
2023/2024 уку елының беренче ачык дәресе 14 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә узачак, ул рус теленә багышланачак. Дәресне М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Николай Пронев һәм А.С. Пушкин Дәүләт тарих-әдәби музей-тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Михаил Гладилин үткәрәчәк.
Туры эфирда ачык дәресне Балачак, гаилә һәм тәрбия институты сайтында, Россия Мәгариф министрлыгының һәм "ВКонтакте" социаль челтәрендәге институтның рәсми бергәлекләрендә карарга мөмкин булачак. Эфирдан соң дәресне язмада карарга мөмкин.