Уку елы башыннан Татарстанның 66 мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылды

2023 елның 16 сентябре, шимбә

Беренче сентябрьдән Татарстанның 66 мәктәбендә «Мәгариф» илкүләм  проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында төзелгән табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәгенең тантаналы ачылышы көннәре уза.  Заманча таләпләргә җавап бирә торган шартларда балаларга сыйфатлы гомуми белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, «Мәгариф» илкүләм  проектының төп күрсәткечләренең берсе . Әлеге проект ярдәмендә бүген хәтта зур булмаган мәктәпләрдә дә заманча җиһазлар барлыкка килә, бу балаларны укытуга яңача якын килергә мөмкинлек бирә.

«Физика», «Химия» «Биология» предметлары буенча бүлмәләр  укытуның һәм тәрбиянең заманча чаралары белән җиһазландырылган. «Үсеш ноктасы» үзәкләре мәктәп укучыларына һәм педагогларга проект эшчәнлеген, класстан тыш чараларны, конкурсларны оештыру, заманча лаборатория һәм робототехник җиһазлар кулланып тәҗрибәләр һәм экспериментлар уздыру өчен яңа мөмкинлекләр бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International