“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсында катнашып , икенче этапта уңышлы узган, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков һәм министрлыкның мәгълүмати технологияләр һәм иминлек бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллинны котлыйбыз.
Бәйгенең икенче этабына иң күп балл җыйган катнашучылар узды. Чара катнашучыларның анкета мәгълүматлары балларын кушып исәпләү һәм законнарны белүгә, интеллектуаль сәләтләр структурасына һәм һөнәри компетенцияләрне бәяләү нәтиҗәләренә тест нәтиҗәләре буенча үткәрелде.