Рөстәм Миңнеханов Татарстанда финни-технологик үсеш елын үткәрү турында указга кул куйды

2023 елның 15 сентябре, җомга

Киләсе, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы булачак. Бу турыда указга ТР Рәисе  Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ текстында бу "фән һәм технологияләрне алга таба үстерү" һәм "республиканың социаль-икътисадый үсешенең мөһим бурычларын хәл итүдә аларның ролен көчәйтү" өчен кирәк, дип билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бер ай эчендә Фәнни-технологик үсеш елын үткәрү буенча оештыру комитеты төзергә һәм аның составын расларга, ә өч ай эчендә төп чаралар планын әзерләргә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International