ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы мәктәпләрдә биш көнлек уку кертүгә ни өчен каршы булуын аңлатты

2023 елның 15 сентябре, җомга

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә биш көнлек уку  кертүгә ни өчен каршы булуын аңлатты. Шул ук вакытта һәр белем бирү оешмасы карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итә, дип билгеләп үтте.

Ул биш көнлек уку атнасында балаларга йөкләнеш бик нык арта, дип аңлатты. "Әгәр дә алты көнлек йөкләнешне саклап калып, бишкөнлеккә күчсәк, кайбер мәктәпләр эшләгән кебек, көн саен алты - җиде дәрес белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Балалар бик арый, аларның сәламәтлеге турында уйларга кирәк”, - дип өстәде министр.

Аның  фикеренчә, шулай ук укучылар гаиләләренең милли, мәдәни, этник үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Моннан тыш, ул предметларны тирәнтен өйрәнү сыйныфлары барлыгын да билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International