2023 елда сәламәтләндерү кампаниясе башланганнан бирле Татарстан лагерьларында республиканың мобилизацияләнгән кешеләре гаиләләреннән 3 меңгә якын бала ял иткән. Шулай ук, төбәк лагерьларында Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 700 дән артык бала ял иткән. Бу мәгълүматларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Рәис Юлламасыннан соң ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтте.
Республика җитәкчесе ассызыклаганча, Татарстанда ял оештыру һәм аларның балаларын савыктыру буенча мобилизацияләнгән гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү эше җайга салынган.